Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

РӘХМӘТ СЕЗГӘ!

14 января 2018, 04:49

109

0

0

РӘХМӘТ СЕЗГӘ!

Бар гомерен "Әгерҗе хәбәрләре" район газетасында эшләүгә багышлаган, соңыннан мөхәррир вазифасын башкарганда газетабыз үсешенә бик зур өлеш керткән, коллективтагы һәр хезмәткәр өчен җан аткан хөрмәтле остазыбыз Рәмзия Сабир кызы Зарипованы ихлас күңелдән туган көне белән котлыйбыз.

Лаеклы ялда булса да, элекке җитәкчебезнең хәлебезне белми, эшебез белән кызыксынмый калган бер генә көне дә юк. Үтемле киңәшләре, төпле фикерләре белән дә ярдәм итә. Әле хәзер дә ул - безнең уң кулыбыз. Рәхмәт Сезгә һәрчак безнең белән булганыгыз өчен.

Тормыш сынаулары алдында баш имәгән, сөекле кызы, яраткан оныклары өчен иң кадерле кеше булган Рәмзия ханымга күп елларга җитәрлек сәламәтлек, тигез тормыш, сөенечле көннәр телибез.

Бәхеткә, шатлыкка төренеп,

Һәрвакыт елмаеп һәм көлеп,

Кадергә, хөрмәткә күмелеп,

Яшәгез гомерлек гөл булып.

Хөрмәт белән "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы хезмәткәрләре, матбугат ветераннары.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев