Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

БЕЗ БӘХЕТЛЕ ТИК СИН БУЛГАНГА

26 января 2018, 10:52

126

0

0

БЕЗ БӘХЕТЛЕ ТИК СИН БУЛГАНГА

Көчек авылында яшәүче гаиләбезнең алтын баганасы, олы терәге булган Раил Наил улы Галиуллинны 45 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Тормышыбызны ямьләп, күңелебезне җылытып, балаларны, әткәй-әнкәй, туганнарны, мине кайгыртып торучы тормыш иптәшем булганга мин бик бәхетле. Парлы гомеребез озын булсын. Бер-беребезне хөрмәт итеп, якты дөньяның рәхәтен тоеп, тигезлектә яшәргә язсын. Барчабызга терәк-таяныч булып, җил-яңгыр тидерми саклап-яклап торганың өчен мең рәхмәт сиңа. Тырыш, уңган, булган, алтын куллы син. Әткәй белән әнкәйнең олыгайган көннәрендә ышанычы да, төп терәге дә үзең. Без сине барыбыз да бик яратабыз, хөрмәт итәбез.

Кешелекле бит син, изге җанлы,

Ярдәмчел син дуска, туганга.

Синнән газиз кеше бармы икән,

Без бәхетле тик син булганга.

Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,

Көннәреңне шатлык бизәсен.

Ныклы сәламәтлек, озын гомер -

Ходай шуннан мәхрүм итмәсен.

Иң изге теләкләр белән әтиең Наил, әниең Тәнзилә, тормыш иптәшең Фәридә, балаларың Гүзәл, Камил, киленегез Фәридә, Рөстәм, Дәниф.

ххх

Көчек авылында гомер кичерүче кадерле киявебез, җизнәбез, туганыбыз Раил Наил улы Галиуллинны 45 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Һәрвакыт ачык йөзле, сабыр, мәрхәмәтле, киң күңелле туганыбыз! Бәхет-шатлыкларга төренеп, балаларыңның күңел җылысын тоеп, уңышларына сөенеп яшә. Фәридә белән тигезлектә, бәхетле мул тормышта, күңел тынычлыгы белән озын-озак гомер итәргә язсын.

Кырык биш яшь, гомер йомгагыңның

Тик яртысы гына сүтелгән.

Әле алда зур бәхетләр күптер

Язмышыңнан бүләк ителгән.

Шатлык-сөенечләр юлдаш булсын,

Кайгы-хәсрәт ишек какмасын.

Ходай сине якыннарың өчен

Күз карасы кебек сакласын.

Сокланабыз синең уңганлыкка,

Син кунакчыл, син киң күңелле.

Сәламәт бул, эшләрең уң булсын,

Ходай олыласын үзеңне.

Иң изге теләкләр белән әбиең Җәмилә-Мөнәвир, каенишең Айрат-Раилә, абыең Альберт-Мансура, Булат, Камил.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев