Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

55 ЯШЬ: ГОМЕРЛӘРНЕҢ АЛДА ӘЛЕ КЫШЫ, ЯЗЫ

22 февраля 2018, 10:02

162

0

0

55 ЯШЬ: ГОМЕРЛӘРНЕҢ АЛДА ӘЛЕ КЫШЫ, ЯЗЫ

Салагыш авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, газиз әниебез, яраткан әбиебез Диләрә Мирхафизан кызы Гафурованы 55 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Гомерен игелекле хезмәткә багышлаган, укучыларның да, ата-аналарның да ихтирам-хөрмәтен яулаган, хатын-кызның бөтен асыл сыйфатларын үзенә туплаган, хезмәттәшләренә үрнәк остаз, гаиләбезнең якты кояшы булган әниебезнең иңнәреннән кочып, олы рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Синең киң күңелеңә, уңган-булганлыгыңа, тырышлыгыңа, якыннарыңа рәхим-шәфкатеңне мулдан биреп яши белүеңә сокланабыз. Бәхетле мул тормышта әтиебез белән бергә озын гомер кичерүеңне телибез.

Сәламәт бул, кайгы-хәсрәт күрмә,

Бәхетләрең булсын гомерле.

Яратабыз сине, безнең өчен

Син бик газиз һәм бик кадерле.

Син тыйнак та, акыллы да,

Мәрхәмәтле, түзем дә.

Кешеләргә тау кадәрле

Мәхәббәт бар үзеңдә.

Сокландыра һәммәбезне

Синдәге бу затлылык.

Яшә шулай гомерең буе

Олы җанлы зат булып.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Фәрид, балаларың Фирдәвес-Сөембикә, Рузилә-Рөстәм, оныкларың Әмир, Нуриман, Хәким.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев