Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

55 ЯШЬ: ГОМЕРЛӘРНЕҢ АЛДА ӘЛЕ КЫШЫ, ЯЗЫ

28 февраля 2018, 05:07

138

0

0

55 ЯШЬ: ГОМЕРЛӘРНЕҢ АЛДА ӘЛЕ КЫШЫ, ЯЗЫ

Исәнбайда яшәүче кадерле кызыбыз, барыбызга үрнәк булган апабыз Әлфия Рәфис кызы Борһаниеваны 55 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Тыйнак, төгәл, ярдәмчел, зирәк киңәшче, тәмле телле булганың өчен без сине яратабыз, хөрмәт итәбез. Гомерең озын, көннәрең кояштай көләч, сәламәтлегең нык, күңелең һәрвакыт шат булсын. Яшәү дәртең һәрчак кайнап торсын, алдагы хыялларыңа, үтәчәк юлларыңа беркайчан киртәләр очрамасын, һәр тарафта уңышларың чикләнмәсен. Тормышка карашың, осталыгың, булганлыгың белән гел шулай күпләр өчен матур өлге булып, якты үрнәк булып яшәргә язсын.

Юбилеең белән котлап, бәхетнең тулысын телибез. Күңел күгеңне болытлар капламасын, киләчәктә дә тормыш авырлыкларына бирешмичә, пар канатларыгыз каерылмыйча, җизнәбез Ринат белән балаларыгызның шатлыкларына сөенеп, озын, тигез, матур гомер кичерегез.

Нурлар чәчеп яшә бу дөньяда,

Көтмәгәндә килсен шатлыклар.

Телибез сиңа, апа, якты көннәр,

Бәхетле hәм тыныч гомерләр.

Әти-әниең Рәфис-Мөнҗия, Халиковлар, Гобәйдуллиннар, Шакировлар гаиләләре һәм балаларыбыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев