Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

СЕЗГӘ ӘЛЕ 50 ГЕНӘ

28 февраля 2018, 05:08

173

0

0

СЕЗГӘ ӘЛЕ 50 ГЕНӘ

Исәнбайда яшәүче иң яраткан, иң кадерле кешебез Любовь Поликарповна Ямалиеваны 50 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Син - өебезнең нуры, тормыш яме, гаилә учагын саклаучы якты кояш. Без сиңа исәнлек-саулык, әтиебез белән бәхетле гомер, һәрчак шулай ачык йөзле, киң күңелле, олы йөрәкле булып калуыңны телибез. Уңган кулларың талчыгуны белмәсен, тормыштан тәм һәм ямь табып, безнең игелекләрне күреп, туганнарың өчен сөенеп яшәргә язсын. Акыллы киңәшләрең, сабыр булганың өчен мең рәхмәт сиңа.

Гомеребез көзләренә кадәр бергә булып, бер-беребезне хөрмәтләп, шушы якты дөньяның рәхәтен, балалардан яхшылык күреп, оныкларны сөеп, куаныч-шатлыклар, тигезлек белән гомер кичерергә насыйп булсын.

Кулларыңнан синең гөлләр тама,

Тырышлыгың бар да үзеңнән.

Газиз әнкәй, исән-сау гына бул,

Нур сибелсен синең күзеңнән.

Кайчан кайтсак, йөзең кояш безгә,

Кайчан кайтсак, синең сыең әзер.

Игелегең меңе белән кайтсын,

Куанычлы таңнар гына атсын.

Сине яратып, әтиебез Илфат, балаларың Руслан-Алия, Венера-Илнур, оныкларың Тимур, Илназ, Әмир, каенанаң Нәҗибә, Сабадан кода-кодагыең, Әгерҗедән кодагыең.

Ххх

Исәнбай балалар бакчасында эшләүче хөрмәтле хезмәттәшебез Любовь Поликарповна Ямалиевага - 50 яшь. Юбилеең котлы булсын!

Гадел, сабыр, кешелекле, бик тә гади булганың өчен ихтирам итәбез үзеңне. Искиткеч уңган хуҗабикә, газиз әни, сөекле җәмәгать, кадерле әби булганыңа сокланабыз. Синең һәрвакыт бәхеттән йөзең балкып торсын, авырлыклар күрергә язмасын. Тигез, мул, бәрәкәтле тормышта сөенеч-шатлыкларга күмелеп гомер ит.

Шатлык, бәхет, саулык һәм тынычлык

Бездән шул теләкләр һәр көнгә.

Безне куандырып озак яшә,

Лаеклы син кадер-хөрмәткә.

Хөрмәт белән Исәнбай балалар бакчасы коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев