Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

25 март – Мәдәният хезмәткәрләре көне

25 марта 2022, 04:21

638

0

0

25 март – Мәдәният хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар! Сезне ихлас күңелдән Мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз!

Тормышыбызны бизәүче, аңа яңа төсмерләр өстәүче, сәнгатькә, җыр-моңга гашыйк, бик күп талантларны ачуда ярдәм итүче һөнәр ияләре сез. Календарьда кызыл белән билгеләнгән бәйрәмнәрдә халыкны бер-берсен кабатламый торган үзенчәлекле, бай эчтәлекле концерт-тамашалар белән сөендерәсез. Тынгысыз хезмәтегез, яңа идеяләрегез белән райондашларны рухландырасыз. Сез – матур традицияләрне саклаучы, аларны яңартып халыкка тәкъдим итүчеләр дә. 

Хезмәтегез өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Алга таба да янып эшләргә, матур чаралар белән халыкны сөендерергә язсын. Сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, гаилә бәхете телибез. Районыбызда мәдәният учаклары гөрләп торсын.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев