27 сентябрь – Тәрбиячеләр көне

Хөрмәтле тәрбиячеләр, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хезмәткәрләре һәм ветераннар! Һөнәри бәйрәмегез котлы булсын.
Тәрбияче булып эшләү – авыр һәм фидакарь хезмәт ул. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшүне, көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый. Нәкъ менә мәктәпкәчә яшьтәге вакыт – баланың шәхесе формалаша торган чор. Сәламәтлекне чыныктыру, әйләнә-тирәне танып белү, яхшыны яманнан аера белергә өйрәтүдә тәрбиячеләрнең роле зур.
Сезгә сәламәтлек, изге хезмәтегездә уңышлар, бәхет-шатлык телим.
Район башлыгы Азат ВӘЛИЕВ
Нет комментариев