Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

55 ЯШЬ: ГОМЕРЛӘРНЕҢ АЛДА ӘЛЕ КЫШЫ, ЯЗЫ

26 апреля 2018, 15:45

150

0

0

55 ЯШЬ: ГОМЕРЛӘРНЕҢ АЛДА ӘЛЕ КЫШЫ, ЯЗЫ

Иж-Бубыйда яшәүче яраткан тормыш иптәшем, газиз әтиебез, кадерле бабабыз Рәис Әбрар улы Минаголовны 55 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Кадерлем, сиңа булган теләкләрнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда саулык-сәгадәт, рух ныклыгы, күңел көрлеге телим. Тулы бәхет өчен янәшәңдә серләрең сыярлык, шатлыкларыңны уртаклашырлык, борчуларыңны бүлешерлек якын кешең булуга ни җитә?! Һәр туган көнгә сөенеп, бәхетле, шатлыклы мизгелләрнең кадерен белеп, бер-беребезгә терәк булып, җитеш дөньябызның хәерен күреп яшик тә яшик әле. Ходай безне тигезлектән аермасын. Балаларыбызның уңышларына сөенеп, оныкларыбызны сөеп гомер итәргә Ходай насыйп итсен.

Бар дөньяның яхшылыгын телим,

Изгелектә генә уйларым.

Тигезлектә, исән-имин булып

Каршы алыйк гомер көзләрен.

Әткәй! Безгә биргән төпле киңәшләрең, ярдәмнәрең, безне яратып үстергәнең өчен бик зур рәхмәт сиңа. Алдагы көннәрдә дә терәгебез булып, безнең уңышларга куанып, оныкларыңны яратып, әнкәй белән тигезлектә, рәхәттә гомер итегез.

Иң матур теләкләр белән тормыш иптәшең Дилүсә, балаларың Вәсилә–Михаил, Элиза–Эльдар, Нәзилә–Алексей, әниең Сәмига, оныкларың Тимур, Самира, София, Арина, Руслан.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев