Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Авыл хуҗалыгы аерым урын алып тора

09 октября 2020, 10:21

126

0

0

Авыл хуҗалыгы аерым урын алып тора

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре! Һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне белән ихлас котлыйм. 
Бу бәйрәм җирдә яшәүче һәм эшләүчеләрне, азык-төлек сәнәгате предприятиеләрендә, терлекчелек, үсемлекчелек өлкәсендә хезмәт куючыларны берләштерә. 
Район икътисадында авыл хуҗалыгы аерым урын алып тора. Әлеге тармак хезмәтчәннәренә катлаулы һава шартларында да, гади булмаган икътисади хәлдә дә лаеклы нәтиҗәләргә омтылып эшләргә туры килә. 
Авылда булдыклылар, эшлеклеләр күп. Шуңа күрә алар туган җирләреннән читкә китмәсен өчен шартлар тудыру мөһим. Бүген хакимият органнары алдында торган төп бурыч – авыл хезмәтчәннәренең тормыш дәрәҗәсен күтәрү, яшьләрне авылда калдыруга ирешү. 
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәренә, тармак ветераннарына, алдынгыларга фидакарь һәм намуслы хезмәтләре өчен тирән рәхмәтемне җиткерәм. Нык сәламәтлек, иминлек, һәр матур башлангычта уңышлар телим. 

Район башлыгы Азат ВӘЛИЕВ.   

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев