Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Котлаулар

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә

08 октября 2023, 11:20

111

0

0

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, кадерле ветераннар, районыбызның Мактаулы гражданнары, гаилә һәм фермерлык хуҗалыклары башлыклары, белгечләр, җитәкчеләр! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне белән ихластан котлыйбыз.

Районда авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә керткән лаеклы өлешегез, тырыш хезмәтегез, сабыр һәм чыдам булганыгыз, үзегездә авырлыкларны җиңәрдәй көч тапканыгыз өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Сез куйган хезмәт – иң кирәклесе. Өстәлләребез мул, ризыкларыбыз бәрәкәтле булсын өчен көнне-төнгә ялгап эшләүчеләр сез.

Авыр эшегездә уңышлар һәм яңа җиңүләр насыйп булсын. Сәламәт булыгыз, тыныч күк йөзе, имин көннәр телибез үзегезгә.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев