Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Бәйрәм белән, газиз әниләр

26 ноября 2022, 18:00

74

0

0

Бәйрәм белән, газиз әниләр

Әниләр көнен зур дулкынлану, күңелебездә аларга карата чиксез ярату, ихтирам хисләре белән каршы алабыз.

 

Тормышыбызга нур бирүче, йортта җылылык,гаилә учагын саклаучы, бөтен гомерләрен балаларга багышлаучы, уңышларыбыз өчен иң нык сөенүче, һәр адымыбыз өчен көенүче кешеләр алар – безнең әниләребез.

 

Яшьлекләре сугыш һәм аннан соңгы авыр елларга туры килгән, җиңү өчен зур өлеш керткән өлкән апаларыбыз, әбиләребез дә кадер һәм хөрмәткә лаек.

Кадерле әниләр! Сезне чын күңелдән бәйрәм белән тәбрик итәм. Сезгә исәнлек-саулык, сәламәтлек һәм иминлек телим. Балаларыгызның кадер-хөрмәтендә, һәр туар таңга сөенеп, озын гомер кичерегез! Күңел күтәренкелеге, килер көнгә ышаныч һәм өмет сезне беркайчан да ташламасын.

 

Район башлыгы Азат ВӘЛИЕВ.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев