Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Бәйрәмнәр мөбәрәк булсын!

03 ноября 2022, 10:24

98

0

0

Бәйрәмнәр мөбәрәк булсын!

4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан район башлыгы Азат ВӘЛИЕВ котлау юллады. 

“Бу бәйрәм илебезнең данлы үткәненә хөрмәт һәм киләчәгенә ышаныч билгесен гәүдәләндерә. Халык бердәмлеге, ватанпәрвәрлек кебек сыйфатлар бөек Ватаныбызга авыр чорларда да ярдәм иттеләр. Бүген дә безнең өчен төп бурыч – үзара аңлашып, күршеләрчә дус яшәү традициясенә тугрылык саклау. 

Безнең күпмилләтле районда эчкерсез дуслыкка тугры булу безгә алга таба да үсәргә һәм киләчәккә планнар төзергә мөмкинлек бирә. Халыкларның этник, мәдәни үзенчәлекләре төрлелеген саклау безнең өчен үзара ышаныч, бердәмлек, туганлык традицияләрен саклау кебек үк мөһим. 

Барчагызга да нык сәламәтлек, иминлек, тотрыклылык, алдагы көнгә ышаныч белән каравыгызны телим!” диелә котлауда.

Ххх
Район җитәкчелеге әгерҗелеләрне 6 ноябрьдә билгеләп үтеләчәк Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән дә котлый:

“Бу еллар дәвамында Конституция гражданнарның хокук һәм ирекләре, Россия Федерациясе кысаларындагы дәүләтчелеге, җәмгыятьтәге социаль-сәяси тотрыклылыгы, хакимиятнең барлык тармакларының бердәм һәм нәтиҗәле эшчәнлеге гаранты булып тора һәм Республика халкының иминлеген тәэмин иткән хәлдә мөһим икътисади һәм социаль мәсьәләләрне  чишүдә ышанычлы ориентир булып хезмәт итә. 
Конституция нормаларына һәм кагыйдәләренә таянган хәлдә, без алга таба да районыбыз, күпмилләтле Татарстаныбыз өчен иҗади эшләвебезне дәвам итәчәгебезгә ышанабыз. Тынычлык һәм бәхет, хезмәт эшчәнлегендә яңа үрләр яулавыгызны телибез!”. 
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев