Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Бөек Җиңү бәйрәме белән

09 мая 2023, 05:00

41

0

0

Бөек Җиңү бәйрәме белән

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар НУРГАЯНОВның 9 Май – Җиңү бәйрәме белән котлавы

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, яу кырында һәлак булганнарның тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш елы балалары, район халкы һәм бәйрәм кунаклары! Сезне Бөек Җиңү көне белән ихлас тәбрик итәм!9 Май – барыбыз өчен дә бик үзенчәлекле бәйрәм. “Җиңү” дигән кыска, ләкин тирән эчтәлекле сүз миллионлаган совет солдатының батырлыгын, тылдагыларның киеренке хезмәтен үз эченә ала.  

Бөек Ватан сугышында башкалар белән беррәттән якташларыбыз да каһарманнарча көрәштеләр. Тылда солдат хатыннары, аларның әниләре, балалары, бөтен көчләрен куеп, колхоз кырларында, фермаларда, тимер юлда хезмәт куйдылар, эвакуацион госпитальләрдә яралы солдатларны дәвалауда катнаштылар. Ватанпәрвәрлек, туган илгә мәхәббәт кебек хисләр районыбыз халкын да яңадан-яңа җиңүләргә рухландырды. 

Ватан хакына яуда һәлак булган һәм хәбәрсез югалганнарның истәлеге – мәңгелек. Бу көнне без илгә җиңү алып кайтып, еллар узу белән арабыздан киткән, бүгенге тантаналы бәйрәмне күрү бәхетенә ирешә алмаган ветераннарыбызны да җылы хисләр белән искә алабыз. Олы рәхмәт һәм чиксез хөрмәт белән алар алдында баш иябез. 

Бүген илебез катлаулы чор кичерә. Ватанны саклау бурычы күпләрнең кулына корал алырга мәҗбүр итте. Махсус  хәрби операциядә катнашучылар, илебез иминлеге хакына кыю батырлыклар күрсәтүчеләр ата-бабаларыбызның лаеклы дәвамчылары булып торалар. 

Кыюлык, зирәклек, тәвәккәллек үрнәкләре күрсәткән батыр сугышчыларның даны мәңгелек! 1945 елда безгә тыныч тормыш бүләк итүегез өчен рәхмәт сүзләребезне кабул итеп алыгыз. Һәркайсыгыз  кадер-хөрмәткә лаек булып, сау-сәламәт, озын гомерле булып яшәгез. 

Район халкына һәм кунакларга игелекле тормыш, тынычлык һәм аяз күк йөзе, хезмәт уңышлары телим! Бәйрәм белән! Бөек Җиңү көне белән!
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев