Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Чәчәк атсын Әгерҗебез!

28 августа 2021, 00:00

166

0

0

Чәчәк атсын Әгерҗебез!

Быел Әгерҗегә нигез салынганга – 375 ел. Бу – барлык әгерҗелеләрнең уртак бәйрәме. 

Бу көнне без тыныч көннәр хакына гомерләрен дә кызганмаган ветераннарга, сугыштан соң халык хуҗалыгын торгызучыларга аерым рәхмәт сүзләре җиткерәбез. 

Хәзер инде яшь буын Әгерҗебез тарихына үз казанышларын яза. Шәһәрдә социаль әһәмияткә ия объектлар сафка баса, күпкатлы йортлар ишегаллары заманча төсмер ала, юллар салына. Без кече ватаныбызның елдан-ел матурлануына, төзекләнүенә сөенәбез. 

Хөрмәтле дуслар! Шәһәребезне яратыгыз, аның үткәне, бүгенгесе белән горурланыгыз. Киләчәккә матур планнар корып яшәгез, аларны чынга ашыру юлларын эзләгез. Бәйрәм белән! Шәһәр көне котлы булсын! 

Район башлыгы Азат ВӘЛИЕВ. 
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев