Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

ГЕЛ ШАТЛАНЫП ҮТСЕН КӨННӘРЕҢ, ӘНИЕБЕЗ!

19 апреля 2018, 11:32

106

0

0

ГЕЛ ШАТЛАНЫП ҮТСЕН КӨННӘРЕҢ, ӘНИЕБЕЗ!

Кырынды авылында яшәүче кадерле әниебез Вәсилә Фәйзрахман кызы ЗАКИРОВАның 23 апрельдә 60 яшьлек юбилее. Газиз әниебез! Сине гомереңнең күркәм бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйбыз.

Сиңа саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез еллар телибез. Алдагы көннәрдә дә йортыбызның яме, тормышыбызның терәге булып, кадер-хөрмәткә төренеп, әтиебез белән тигезлектә хәерле озын гомер кичерергә насыйп булсын. Рәхмәт сиңа безне аңлап, кайгыртып яшәвең өчен! Синең янәшәбездә булуың белән без бәхетле! Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты, туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрчак аяз булсын. Гел шулай елмаеп, безне сөендереп яшә, әни.

Котлы булсын, әни, туган көнең,

Гел шатланып үтсен көннәрең.

Сөенечләр генә китерсеннәр

Якыннарың, барлык дусларың.

Язлар гына бүләк итәдер ул

Бу дөньяга синдәй затларны.

Рәхмәтләргә кушып кабул итче

Йөрәктәге барлык назларны.

Энҗе нурлар сибеп елмаюың

Күңелләргә бирә мең дәва.

Синдәй ихлас, мәрхәмәтле кеше

Бармы икән тагын дөньяда?!

Син бит безнең өчен кояш,

Синнән нурлар алып яшибез.

Озак яшә, мәңге картайма син,

Иң кадерле якын кешебез!

Сине яратып, хөрмәт итеп әтиебез Фәрит, балаларың Ильяс–Чулпан, Ленар–

Гөлшат, оныкларың Ренат, Реналь.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев