Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

ИҖАТ ИТЕП, ЯЛКЫНЛАНЫП ЯШӘ

19 мая 2018, 07:58

105

0

0

ИҖАТ ИТЕП, ЯЛКЫНЛАНЫП ЯШӘ

“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы редакциясендә эшләүче хөрмәтле хезмәттәшебез Асия Фәррах кызы Корбангалиеваны күркәм юбилее белән ихластан котлыйбыз.

Гомер буе газетадан аерылмаган, аны матур язмалары һәм шигырьләре белән бизәп торган Асия ханымның хезмәт юлын редакциядә дәвам итүенә сөенәбез. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында да, ял көннәрендә дә редакция эше белән районга чыгып китәргә туры килгәндә беркайчан “булдыра алмыйм, юк“ дигән сүзләр ишетмәссең аннан. Вакыт белән исәпләшми эшләве белән дә үрнәк ул.

Ходай сәламәтлек, хәерле гомер биреп әле тагын күп еллар кулга-кул тотынып эшләргә язсын. Балаларыгызның рәхәтен күреп, алар өчен шатланып яшәргә язсын.

Эш бәхете ташламасын Сине,

Үткен булсын һәрчак каләмең.

Иҗат итеп, ялкынланып яшә,

Изге булсын кылган гамәлең.

Хөрмәт белән “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы коллективы.  

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев