Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Котлаулар

Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән

30 апреля 2024, 15:30

103

0

0

Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән

Район башлыгы Ленар НУРГАЯНОВның Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан райондашларга юллаган котлавында мондый юллар бар: “Безнең халыкта «агач – җимеше, кеше эше белән» дигән мәкаль бар. Әгерҗе районы эш сөючән һәм талантлы халкы белән күркәм. Бүген безгә үзгәрешләр һәм сынаулар чорында яшәргә туры килә. Әмма нинди генә авырлыклар булса да, үз эшебезнең остасы, бердәм һәм сабыр булырга кирәк.

Бәйрәм көнендә сезгә сәламәтлек, бәхет, тынычлык, ышанычлы киләчәк һәм эшегездә уңышлар телим. Бердәм булыйк, шул чакта иң кыю ниятләребез һәм хыялларыбыз тормышка ашар!”

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев