Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Илле яшь ул – матур гомер

05 апреля 2018, 10:27

181

0

0

Илле яшь ул – матур гомер

Исәнбайда гомер кичерүче яраткан тормыш иптәшем, кадерле әтиебез Рафис Габдрахман улы Шәриповны 50 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын, сәламәтлекнең иң ныгын телибез. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр күңелеңне яктыртып торсын. Без сиңа бәхетле тигез гомер, балалар шатлыгы, туганнар хөрмәте телибез. Әниебез белән мул тормышта пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп, авырлыклар, кайгы-хәсрәт күрми сөенеп-шатланып гомер кичерегез.

Киңәшче һәм ярдәмче булырдай әтиебез булганга үзебезне бик бәхетле тоябыз. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә!

Матур синең тормыш юлың,

Барыбыз сокланырлык.

Син – иң әйбәт әти, әткәй!

Син – безнең зур горурлык.

“Илле яшь ул – матур гомер“ диләр,

Борчылма син гомер њткђнгђ.

Исђнлекне књбрђк бирсен Ходай,

Калган гомерећ њтсен шатлыкта.

Сине яратып, тормыш иптәшең һәм балаларың.

 

ххх

 

9 апрельдә Исәнбай авылында яшәүче яраткан энебез Рафис Габдрахман улы Шәриповның туган көне. Алтын юбилеең котлы булсын, кадерлебез!
Син, тормыш баскычлары аша күтәрелеп, 50 яшеңне тутырдың. Син, далаларның мәгърур лачыны сыман, күп нәрсәләрне алдан күрә белдең, алдан сиземләп, туган буларак беренче ярдәмгә килдең. Көчле рухлы һәм кешелекле булганың өчен без сиңа бик рәхмәтле. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа! Мең яшә! 
“Ир кеше – иген басуы, хатын – иген тулы келәт», диләр. «Иген»не кадерләп саклаучы «келәт»ең белән бергә, балаларыгызның тәүфыйклы булуына, бәхетенә куанып, кулга-кул тотынышып, нык сәламәтлек белән, тигезлектә, тынычлыкта озын гомер кичерергә насыйп итсен Ходай. Төп йортта безне сөенеп каршы алганыгыз, кадер-хөрмәт күрсәткәнегез өчен Зөлфия белән сиңа чиксез рәхмәт!
Илле яшь – зур тау кыясы, 
Аңа күпләр үрелә. 
Кыядан күк якыная, 
Йолдыз якты күренә. 
Кырыслыгы ерагайган 
Җир мөлаем күренә. 
Иң изге теләкләр белән Ижау шәһәрендә яшәүче апаң Раушания, җизнәң Ринат, балаларыбыз Руслан–Наилә, Амира, Алия, Эльвира–Артур, Әминә, Сарапулдан Нәсимә апаң, Дамира–Радик, Илһам, Азалия.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев