Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Котлаулар

Иң кадерлесе дә, иң газизе дә – сез

26 ноября 2023, 06:00

122

0

0

Иң кадерлесе дә, иң газизе дә – сез

Хөрмәтле әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезне ихлас күңелдән иң матур бәйрәм – Әниләр көне белән котлыйм! 

Җир йөзендә иң кадерле һәм газиз сүз ул – әни. Шул сүз белән безнең телебез ачыла һәм ул барлык телләрдә дә бердәй назлы яңгырый. Әни йөрәге – иң тугрылыклысы һәм сизгере. Баласына булган мәхәббәт хисе анда беркайчан да сүнми-сүрелми.

"Җәннәт әниләрнең аяк астында", дип юкка гына әйтмиләр. Бәрәкәтле, имин, тыныч тормышка бары тик әниләрнең хәер-догасы, аларның фатихасы аша гына ирешеп була. Бары тик ана мәхәббәте генә җирдә могҗизалар тудыра. 
Әниләребезгә карата яратуыбыз, мәрхәмәтебез, ихтирамыбыз никадәр тирән булса, тормышыбыз да шулкадәр шатлыклы һәм яктырак узар.

Тормышыгыз бары тик шатлыклы мизгелләрдән генә торсын, һәр яңа көн сөенечле һәм уңышлы булсын, әниләр. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим.

Әгерҗе районы башлыгы Ленар НУРГАЯНОВ. 
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев