Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кадергә, хөрмәткә күмелеп, яшәгез гомерлек гөл булып

13 апреля 2018, 07:24

112

0

0

Кадергә, хөрмәткә күмелеп, яшәгез гомерлек гөл булып

“Әгерҗе хәбәрләре“ район газетасында 35 ел баш бухгалтер булып эшләүче хөрмәтле хезмәттәшебез Вәзирә Вәҗетдин кызы ЧУРАЕВАны 55 яшьлек юбилее белән ихластан котлыйбыз.

Саннар дөньясында гизеп, эшегезне һичкем бәйләнмәслек итеп төгәл башкарып, район газеталары бухгалтерлары арасында тирән хөрмәт яулап, бик күпләргә оста һәм остаз булып эшләдегез Сез. Матди байлык та, дан-дәрәҗә дә кызыктырмады үзегезне. Вакыт, ял көннәре белән исәпләшмәдегез, бар күңелегезне эшкә бирдегез. Бик зур рәхмәт Сезгә!

Яраткан коллективыгыздан аерылырга ашыкмагыз. Сез безгә бик кирәк әле. Кулга-кул тотынып, авырлыкларны бергә җиңеп, шатлык-уңышларны уртаклашып эшләргә язсын.

Гаиләгез бөтен, тигез булсын. Кызларыгыз, яраткан оныкларыгыздан бары яхшы хәбәрләр генә ишетеп яшәгез. Гомер буе яшьлек илендә калып, борчуларсыз, сәламәт булып гомер итәргә насыйп булсын.

Бђхеткђ, шатлыкка тљренеп,

Џђрвакыт елмаеп џђм кљлеп,

Кадергђ, хљрмђткђ књмелеп

Яшђгез гомерлек гљл булып.

Килђчђктђ гел дђ шулай

Ныклы булсын ићнђрегез.

Сезнећ ђле шатлык табар,

Бђхет тояр кљннђрегез.

Хөрмәт белән “Әгерҗе хәбәрләре“ район газетасы редакциясе коллективы, матбугат ветераннары, хәбәрчеләр.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев