Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Хөрмәтле райондашлар!

22 февраля 2021, 09:39

110

0

0

Хөрмәтле райондашлар!

Хөрмәтле райондашлар! Сезне ихластан Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм.

23 февраль – ул көчле, батыр, чын ир-егетләр бәйрәме. Гомер-гомергә ир-атларда, иң беренче чиратта, кыюлык, көчле булу, гаиләсе турында кайгырту, Ватанны саклау кебек сыйфатлар өстен торды. Алар бүген дә элеккеге әһәмиятен югалтмады. 

Бәйрәм көнендә без Бөек Ватан сугышы, локаль бәрелешләр һәм Кораллы Көчләр ветераннарына, солдатларга һәм запастагы офицерларга рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. 

Барыгызга да бәхет, сәламәтлек, күңел көрлеге телим. Ил-көннәребез аяз, күгебез тыныч булсын.

Район башлыгы Азат ВӘЛИЕВ.   
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев