Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Хөрмәтле укытучылар!

05 октября 2021, 06:07

146

0

0

Хөрмәтле укытучылар!

Хөрмәтле укытучылар, педагогика ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихластан котлыйм. 

Балаларга нигезле белем бирү белән беррәттән, киләчәктә ил терәге булырлык, аның куәтен арттыру хакына тугры хезмәт итәрлек, көндәшлеккә сәләтле яшьләр тәрбияләү кебек изге бурычны да иңнәрегезгә алгансыз. Сезнең хезмәт – күңел җылысы, йөрәк егәрлеге, рух ныклыгы таләп итә торган авыр, җаваплы эш ул.

Укытучылар – кирәк чакта мактаучы да, яклаучы да, киңәшче дә. Без нинди генә һөнәр иясе, нинди генә дәрәҗәләргә ия булсак та, барыбыз да укырга, язарга өйрәткән, тормыш дәресләре биргән, киләчәккә юл ярган укытучыларга рәхмәтле. 
Игелекле эшегездә уңышлар, сабырлык, ныклык, гаиләләрегезгә иминлек, татулык, бөтенлек, бәрәкәт, иң зур байлык – сәламәтлек телим. 

Район башлыгы Азат ВӘЛИЕВ.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев