Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!

Корбан бәйрәме мөбарәк булсын
Хөрмәтле райондашлар, мөхтәрәм мөселманнар! Сезне ихластан изге Корбан бәйрәме белән котлыйм!
Әлеге бәйрәмне һәр мөселман көтеп ала. Бу көнне дин кардәшләребез мәчетләрдә бәйрәм намазларын укыйлар, догалар кылалар. Аллаһ тарафыннан билгеләнгән, пәйгамбәрләр кылган һәм безгә кушып калдырылган изге гыйбадәтләрнең берсе – Аллаһ ризалыгы өчен корбан чалу йоласын башкаралар. Раббыбызга корбан китереп, без җаннарыбызны пакьләндерәбез, гөнаһларыбызны ярлыкауны сорап, гаделлек, шәфәгать, игелек, рухи камиллеккә ирешергә омтылабыз. Олы бәйрәм көнендә һәркем Аллаһы Тәгаләдән киләчәк көннәргә өмет һәм ышаныч, гаиләләребезгә иминлек һәм бәрәкәт насыйп итүен сорый.
Хөрмәтле райондашлар! Дөньяларыбызга тынычлык, барыбызга да исәнлек-саулык һәм бәрәкәт, рух ныклыгы телим.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар НУРГАЯНОВ.
Нет комментариев