Корбан гаете белән!
Хөрмәтле райондашлар, мөселман кардәшләр! Сезне ихластан иң олы һәм мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете белән котлыйм. Әлеге бәйрәм кешелекнең шәфкать, игелек, мәхәббәт кебек тиңсез рухи хәзинәләрен чагылдыра, дин тотучыларның иманын ныгыта, әхлакый чисталыгын саклый.
Бу бөек бәйрәмнең эчтәлеге нәкъ менә кешеләр мәнфәгатен кайгырту, аларны ярату һәм ярдәм кулы сузуга нигезләнгән. Ул шулай ук кечене – кече, олыны олы итәргә өйрәтә. Изге Корбан бәйрәме көнендә кылган догаларыгыз һәм игелекле гамәлләрегез кабул булсын, изге ниятләрегез һәм якты хыялларыгыз тормышка ашсын.
Күңелләрегезгә иман нуры, гаиләләрегезгә иминлек иңсен. Һәммәгезгә саулык-сәламәтлек, бәхетле озын гомер, бәрәкәтле тормыш телим.
Әгерҗе районы башлыгы Ленар НУРГАЯНОВ
Нет комментариев