Республика көне белән
Хөрмәтле әгерҗелеләр! Сезне ихластан Республика көне белән котлыйм.
Татарстан Республикасы – Россиядәге тотрыклы үсештәге субъектларның берсе. Көндәлек нәтиҗәле эшебез белән без барыбыз да республикабыз имин булсын һәм чәчәк атсын өчен лаеклы өлеш кертәбез. Киләчәгебезнең дә хезмәт нәтиҗәләренә, бер-беребезгә булган мөнәсәбәтләргә бәйле булуын һәркем аңларга тиеш.
Барыгызга да хезмәт уңышлары һәм яңа иҗат үсешләре насыйп булсын. Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, татулык, бәрәкәтле тормыш телим.
Район башлыгы Азат ВӘЛИЕВ.
Нет комментариев