Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Россия көне белән

12 июня 2023, 00:00

22

0

0

Россия көне белән

Хөрмәтле райондашлар! Сезне иң әһәмиятле дәүләт бәйрәме – Россия көне белән ихластан тәбрик итәм! 

 

Бу көнне илебезнең һәр гражданины күп гасырлар дәвамында Россия дәүләтчелеге алгарышына һәм ныгуына этәргеч биргән бөек казанышлар һәм уңышларда үзенең дә өлеше булуын ачык тоя. Россия төрле милләт һәм дин вәкилләренең хезмәттәшлеге, бердәмлеге, дустанә мөнәсәбәттә яшәве үрнәге булып тора. 

 

Без Ватаныбыз иминлеге һәм тынычлыгы, яшь буынның якты киләчәге, яшәешебезнең мул, бәрәкәтле булуы өчен тырышабыз. Әгерҗе районы да илебез үсешенә зур өлеш кертә. Намуслы хезмәтләре, һөнәри казанышлары, спорттагы, мәдәнияттәге һәм башка тармактагы җиңүләре белән райондашлар кече ватаныбызны данлыйлар. 

 

Сезгә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, хезмәтегездә уңышлар, бәхет, тынычлык, игелек һәм иминлек телим. 

 

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар НУРГАЯНОВ.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев