Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Син – безнең кадерлебез!

01 июня 2018, 09:24

133

0

0

Син – безнең кадерлебез!

Биектау авылында яшәүче иң кадерле кешебез Илфат Исрафил улы Ясәвиевны 55 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Иң хөрмәтле кешебез! Сиңа исәнлек-саулык, озын гомер, нык сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, әниебез белән тигезлектә, якыннарыңның күңел җылысын тоеп озак еллар исән-имин яшәвеңне телибез.

Син – безнең кадерлебез!

Без бәхетле җирдә син барга.

Фәрештәләр кунсын иңнәреңә

Туган көнең белән котларга.

Киңәшчебез, терәгебез булып

Озак яшә безнең арада.

Сине яратып, тормыш иптәшең Венера, кызларың Ләйсәния–

Илнур, Гөлия–Максим, улың Илназ, оныкларың Әмин, Илария, Әмир.

ххх

Хөрмәтле кодабыз Илфат Исрафил улы Ясәвиевны гомер бәйрәме белән ихлас котлыйбыз.

Гомерен тырыш хезмәткә багышлаган, авылдашларының да ихтирам-хөрмәтен яулаган, мәрхәмәтлелек үрнәге булган хөрмәтле кодабыз! Синең киң күңелеңә, уңган-булганлыгыңа, тырышлыгыңа, кунакчыллыгыңа, якыннарыңа рәхим-шәфкатеңне мулдан биреп яши белүеңә сокланабыз. Ходай сине саулык-сәламәтлектән аермасын, яшәү яме, көтелмәгән шатлыклар насыйп итсен. Якыннарыңның күңел җылысын тоеп, бәхетле мул тормышта кайгы-хәсрәт күрми озын гомер кичерегез.

Кайчан килсәк ишегегез ачык,

Сезнең белән яшәү – бер рәхәт.

Аралашып торыйк шулай мәңге,

Барысы өчен сезгә мең рәхмәт!

Иң изге теләкләр белән кода-кодагыең, Рәзилә, Ленар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев