Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

СӨЕНЕЧ КЕНӘ БИТ СИН ӨЛӘШӘСЕҢ!

29 августа 2018, 09:53

177

0

0

СӨЕНЕЧ КЕНӘ БИТ СИН ӨЛӘШӘСЕҢ!

Тирсә авылында гомер кичерүче кадерле җәмәгатем, әниебез, әбием Фәридә Димөхәммәт кызы Фәйзуллинаны 55 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Сөеклебез! Сиңа бүген җир йөзендәге иң матур чәчәкләрне җыеп китерсәк тә, иң җылы, иң назлы сүзләребезне әйтсәк тә аз булыр кебек. Без синең алда гомер буе бурычлы, газиз әнкәй. Тик син генә исән-сау була күр, авыру-сырхаулар ерак йөрсен, күңелең һәрчак күтәренке, шат булсын. Бәхет фәрештәләрең сине кайгы-хәсрәтләрдән һәрвакыт саклап йөртсен, балаларыңа, газиз оныгыңа куанып, әтиебез белән тигез гомер итәргә язсын. Син безгә җылы кояш, сулар һава кебек бик тә, бик тә кирәк, кадерлебез.

Котлар өчен юбилеең белән

Ашыгабыз, әни, яныңа.

Ямьле көзнең шушы иртәсендә

Алтын яфрак яусын юлыңа.

Киләчәгең матур булсын синең,

Тыныч, имин көннәр үзеңә.

Гомереңнең һәрбер мизгеле дә

Бәхет нуры сипсен йөзеңә.

Иң изге теләкләр белән җәмәгатең Фәнис, балаларың Рамис–Наташа, Элина, Рузилә, Ильяс.

 

ххх

Туганыбыздай бик тә якын һәм кадерле күршебез Фәридә Фәйзуллинаны күркәм юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Борчу булганда да, шатлык килгђндђ дђ ић беренче булып уртаклашучы, ућышларыбызга бездђн дђ артыграк сљенњче шундый күршебез булуына  сљенђбез дђ, горурланабыз да. Эшебез булса, беренчелђрдђн булып ярдђмгђ ашыгучы, тормышта кыен хђллђр килеп туганда алтынга тић кићђшлђрен бирњче дустыбызга нинди генђ телђклђр телђсђк тђ аз булыр. Килђчђктђ дђ аралашып, ярдђмлђшеп, бер гаилђдђй дус-тату яшик. Синећ кебек кече књћелле, олы йљрђкле дус белђн табын артында сљйлђшеп утыру гына да ќанга рђхђтлек, яшђњ кљче бирђ. Фәнис белән бер-берегезгђ кирђк џђм терђк булып, балаларыгызныћ игелекле гамђллђренђ сљенеп, ућышларына куанып гомер кичерегез. Алда сине тагын бик књп юбилейлар кљтсен.   

Ут күршеләрең Рәшит–Рәфилә һәм балалар.

Ххх

Тирсәдә яшәүче кадерле туганыбыз Фәридә Димөхәммәт кызы Фәйзуллинаны 55 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Килгән саен сый-хөрмәт күрсәтүегез, ачык йөзле булганың өчен рәхмәт әйтәбез һәм синең абыебыз Фәнис белән бәхетле гомер юлы узуыңны телибез. Тырыш хезмәт белән яшәдең, лаеклы ялга чыккач шуның хәерен күреп, авырмый гомер итәргә язсын дибез. Балаларыңның рәхәтен, туганнарыңның хөрмәтен тоеп яшә. Без синдәй туганыбыз булганга сөенәбез һәм бар хыялларыңның тормышка ашуын телибез.

Киләчәктә дә бер гаилә кебек дус-тату, шатлык-борчуларны уртак итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.

Тормыш юлларың якты булсын,

Гомерегез үтсен гел бергә.

Табыныгыз гел дә тулып торсын,

Кайгы-хәсрәт күрмә син бер дә.

Иң матур теләкләр белән Ирек–Рафилә Фәйзуллиннар һәм балалар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев