Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Татарстан Республикасы көне белән!

30 августа 2022, 09:29

93

0

0

Татарстан Республикасы көне белән!

Хөрмәтле райондашлар!

Сезне ихластан Татарстан Республикасы көне белән котлыйм.

1990 елның 30 август көне республика тормышында мөһим вакыйга булып тарихка керде. Татарстаныбыз көннән-көн чәчәк ата, ныклы республика буларак, чит илләрдә танылу ала, Россиянең иң ышанычлы, иң тотрыклы төбәкләренең берсенә әйләнде.

Районыбыз халкы да әлеге бәйрәмне күтәренке кәеф һәм хезмәт уңышлары белән каршылый. Авыл хезмәтчәннәре кырларда көнне төнгә ялгап бөртеклеләр уңышын җыя, шул ук вакытта тулы куәткә көзге кыр эшләре дә алып барыла. Башка тармакларда хезмәт куючылар да сынатмыйлар. Тырыш хезмәтегез өчен сезгә тирән рәхмәтемне белдерәм.

Бәйрәм көне һәр гаиләгә шатлык-сөенечләр генә бүләк итсен. Сау-сәламәт булып, күтәренке кәеф белән бәхетле яшәвегезне телим.

Район башлыгы Азат ВӘЛИЕВ.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев