Волонтерлар көне белән!
Сезне чын күңелдән Халыкара волонтерлар көне белән котлыйбыз! Бу көнне сезгә мөһим һәм файдалы эшләрегез өчен бөтен дөнья рәхмәт белдерә.
Сезнең күңелләрегез сизгерлек һәм мәхәббәт белән тулы. Авыр тормыш хәлләрендә калган кешеләргә булышу, ярдәм кирәк булган хайваннарны, туган як табигатен, мәдәни мирасны коткару – ул бүген “волонтер” сүзе белән нык бәйләнгән һәм сезнең һәрберегезнең ярдәменнән башка була алмый.
Ихлас күңелдән сезгә сәламәтлек, иминлек, мәхәббәт һәм барлык башлангычларыгызда уңышлар телибез!
Нет комментариев