Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Котлаулар

Хөрмәтле гүзәл затларыбыз!

07 марта 2024, 14:37

130

0

0

Хөрмәтле гүзәл затларыбыз!

Сезне Яз бәйрәме – 8 Март белән ихлас күңелдән котлыйм! 

Кояш кебек ягымлы, игелекле, якты күңелле, чәчәктәй гүзәл затларыбызга күңел түреннән чыккан ихлас котлау сүзләрен җиткерәм. 

Хатын-кыз күңел җылысын, матурлык һәм назлылыкны үзендә гәүдәләндерә, дөньяга яңа тормыш, киләчәккә өмет-ышаныч бүләк итә. Гаилә учагын тергезүче һәм саклаучы да, җәмгыятебезнең терәк-таянычы да ул. 

Бүген тормышыбызда хатын-кызның роле гаять зур. Нинди генә өлкәне алсак та, алар хезмәт куймаган урын юк. Бурычларыгызны төгәл үтәвегез югары казанышларга ирешү мөмкинлеге бирә, сезнең ярдәм белән районны үстерүгә юнәлдерелгән социаль әһәмиятле проектлар һәм идеяләр тормышка ашырыла. 

Сезгә барлык башлангычларыгызда уңышлар һәм һөнәри яктан танылуга ирешүегезне телим. Гаиләләрегездә иминлек һәм тынычлык хакимлек итсен. Сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм теләкләрегезнең чынга ашуын телим! Һәрчак матур, сөйкемле һәм ягымлы булыгыз.

Әгерҗе районы башлыгы Ленар НУРГАЯНОВ.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев