Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Хөрмәтле райондашлар, кайткан кунаклар!

09 июня 2023, 09:52

18

0

0

Хөрмәтле райондашлар, кайткан кунаклар!

Борынгыдан язгы сабан һәм муллык бәйрәме буларак барлыкка килгән Сабантуйны ел саен шатланып көтеп алабыз. Ул – халкыбызның хезмәт сөючәнлеге һәм тырышлыгы, киң күңеллелеге һәм кунакчыллыгы символы. Сабантуй безне милли тамырларыбызга һәм традицияләребезгә алып кайта, алдагы көннәргә ышаныч бирә, киләчәгебез якты буласына өмет өсти. Милли бәйрәмебез еллар дәвамында үзенең кабатланмас төсмерләрен саклый, күркәм традицияләребез һәм рухи кыйммәтләребез белән якыннан танышу мөмкинлеге дә бирә. 

10 июньдә – авылларда, 11 июньдә Әгерҗедә узачак Сабан туйлары олысын-кечесен, яшен-картын, төрле милләт һәм дин вәкилләрен бәйрәм мәйданына дәшә. Сабантуй һәрберегезгә онытылмас һәм якты мизгелләр, матур күрешүләр бүләк итсен, игелекле эшләргә рухландырсын. Тормышларыгыз мул булсын, барлык күркәм хыялларыгыз чынга ашсын!

Бәйрәм белән, дуслар! 

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар НУРГАЯНОВ
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев