Рус кызы Елена Фәтхиева татар телен су урынына эчә
Көн саен татарча ун сүз өйрәнгән
Елена – Иске Чекалда авылы кызы. Милләте буенча – рус. Авылларында татарлар бер-ике генә. Алар авызыннан да татар сүзләре чыкканын хәтерләми Елена. Әнә шулай, 10 сыйныфка кадәр бары үз туган телендә генә аралашып яшәргә туры килә аңа.
Барысы да Шаршады авылы егете Марат белән танышкач башлана. Яз көне Иске Чекалда мәктәбенең югары сыйныф укучыларын Шаршадыга агач утыртырга җибәрәләр. Ул вакытта армиядән кайткан Марат урманчылыкта машина йөртүче булып эшли. Яшьләр шул вакытта танышалар. Еленага бер күрүдә гашыйк булган егет Шаршады белән Иске Чекалда арасындагы юлга тузан төшерми...
ДЕКАН СӨЙЛИ, Ә МИН АҢЛАМЫЙМ
Мәктәп тәмамлагач Елена Алабуга педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. Татар телен өйрәнә башлауда әлеге уку йортының йогынтысы зур була. Төркемдәшләренең күбесе – татарлар, бүлмәдәш кызлары да бары татарча гына сөйләшәләр.
– Шулкадәр авыр булды ул вакытта. Аларның нәрсә турында әңгәмә корганнарын беләсем килә, ә аңлап булмый иде, – ди Елена.
Җитмәсә, факультет деканы Риф Мөҗип улы да рус кызы белән гел татарча гына сөйләшә.
– Миңа нәрсәдер сөйли-сөйли дә, әйе бит, Баранова (Еленаның кыз фамилиясе – автор) дип куя. Мин кызарып бетәм, нәрсә дип җавап бирергә дә белмим, – дип хатирәләр яңарта Елена.
Шуннан түзми, кибеткә барып татарчага өйрәтә торган китап сатып ала кыз. Аны беркемгә дә күрсәтми. Үзенә көн саен ун сүз ятлауны максат итеп куя.
Бүлмәдәшләре юк чакта, әнә шулай, тырыша-тырыша татарчага өйрәнә ул.
РУСЧА БЕЛМИБЕЗ, КЫЗЫМ
Әнисе кызының татар егетенә кияүгә чыгуына баштарак каршы килә.
– Татар гаиләсенә килен булып төшәсең. Гомерең татарлар арасында узачак. Үзең бер сүз татарча белмисең. Авыр булачак сиңа, кызым, – дип әни үгетләп караган иде. Минем җавап бер булды: “Өйрәнермен, сер бирмәм“.
Дөрестән дә, сер бирми Елена. Килен булып төшкәч берничә ел Маратның өлкән яшьтәге Әминә әбисе белән бергә яшиләр. Ул да, каенанасы да килен белән гел татарча гына сөйләшәләр. Йомыш белән кергәндә күрше апалары да “русча белмибез, кызым, татарча әйт“, ди торган булалар.
– Өйгә керәм дә тиз генә сүзлекне алам. Икенче юлы күршеләргә йә йомырка, йә сөткә кергәндә бу сүзләрне татарча әйтәм. Вата-җимерә сөйләшсәм дә, көлмәделәр, киресенчә, үсендереп тордылар. Әнә шулай, акрынлап сүзлек байлыгым артты. Татарча сөйләшергә өйрәндем, – ди Елена.
БАЛАЛАР ТАТАРЧА БЕЛЕРГӘ ТИЕШ
Марат өйләнгәндә Еленага бер шарт куя: балаларыбыз татарча белеп үсәргә тиеш. Бер-бер артлы Алинә, Альберт, Диана туа. Аларга исемне мулла куша. Маратның теләге үтәлә: балаларының барысы да чатнатып татарча сөйләшәләр, татар мәктәбендә укыйлар. Олы кызлары Алинә Әгерҗе егетенә кияүгә чыккан. Ике балалары үсеп килә.
– Балаларым оныклар белән өйдә гел татарча сөйләшәләр. Шуңа сөенәм, – ди Елена.
Фәтхивлар татар, рус бәйрәмнәрен дә барысы бергә җыелып зурлап уздыралар.
– Коймак, шәңгә, бәлешләрне бик яратып пешерәм. Хәтта чәкчәк тә ясап караганым бар, – ди Елена.
ӘЙТЕР СҮЗЕМ БАР
Елена соңгы елларда Әгерҗедәге “Бәләкәч“ балалар бакчасында эшли. Атна саен Шаршадыга кайтып йөри.
– Минем яшь әти-әниләргә әйтер сүзем бар: балаларын татарчага өйрәтсеннәр иде. Әти-әнисе татар булып та, бакчага йөрүче балаларның күбесе үз туган телен белми. Рус милләтеннән булсам да, минем моңа җаным әрни, – ди Елена.
Бакчада ул үзе балаларга татарча әкиятләр укый, бәйрәмнәрдә татар җырларын, шигырьләрен өйрәтә.
– Әмма бу гына аз. Бала белән өйдә татарча сөйләшергә кирәк, – ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев