Удмурт милләте вәкиле Владимир татарча бик яратып аралаша
Ике телдә дә охшаш сүзләр бар, ди
Удмурт милләтеннән булса да, татарча күп кенә татарлардан да остарак сөйләшә ул. Туган телен белүне дә бурычы дип саный. “Бер телдә аралашу икенчесен өйрәнүгә һич тә комачауламый”, – ди Әгерҗе районы Биектау авылында гомер кичерүче Владимир КРАСИЛЬНИКОВ.
“Научу тебя разговаривать и по-нашему!”
Удмуртиянең Кыяс районында туып үскән малайның әти-әнисе Биектау авылына килеп төпләнгәндә аңа 3 яшь кенә була әле. Бераз алгарак китеп, шунысын әйтү кирәктер: әти-әнисе эш урыны эзләп киләләр Биектауга. Торыр өчен йорт тапканнан соң шунда төпләнергә булалар. Биектау авылы – Удмуртия белән чиктәш. Удмурт авыллары – кул сузымында гына.
– Биектау балалар бакчасына йөри башлагач, татарча сөйләшергә өйрәндем. Ә өйдә әти-әни белән русча аралаша идек, – дип сөйли авылдашым.
Ә туган теленә дә өйрәнсен өчен әти-әнисе аны күрше удмурт авылындагы мәктәпкә укырга бирәләр.
– Башлангыч сыйныфлар укытучысы Кристина Ивановнаның “Научу тебя разговаривать и по-нашему!” дип бик усал итеп әйткәне – әле дә күз алдымда. Чыннан да, өйрәтте ул мине удмуртча сөйләшергә. Хәзер очрашкач, аның бу сүзләрен көлеп искә алабыз, – ди Владимир. – Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, укуын Иске Монья авылы удмурт мәктәбендә дәвам итә. Анда удмурт теле тагын да камилләшә.
Балаларыбыз да татарчаны яхшырак белә
Бу вакытлардан соң бик күп сулар аккан инде. Кече Пурга районы кызы Галина белән гаилә корып, алты балага гомер бүләк иттеләр алар. Гаилә башлыгы Владимир – бүген хуҗалыкта алдынгы механизатор. Күптән түгел “Татарстан Республикасының атказанган механизаторы” мактаулы исеменә лаек булды. Аларның гаиләсе – Биектауда иң мал күп мал асраучы да.
– Галяны без үзара ферма мөдире дип йөртәбез, – дип көлә хуҗа.
Өлкән уллары Алексей белән Михаил төрле уку йортларын тәмамлап, хезмәт юлларын башладылар инде. Никита, Александр, Дмитрий – әлегә мәктәп укучылары. Маша балалар бакчасына йөри.
Алексей белән Миша икесе дә хәрби хезмәт бурычларын Тын оекан флотында диңгезчеләр буларак уздылар. Узган ел 27 ноябрь – Диңгез пехотасы көне уңаеннан ТНВ каналындагы иртәнге “Манзара” тапшыруына Алексей кунак итеп чакырылган иде. Тапшыруны алып баручы Илдар Кыямов аның татарча бик оста итеп сөйләшүенә игътибар итми калмады.
– Тапшыру барышында нинди генә сорау бирсәк тә, саф татарча, дөрес җөмләләр белән җавап кайтардың, Алексей. Әңгәмә буе синең матур сөйләшүеңә сокланып утырдым, – дип мактады ул удмурт егетен.
Әнә шулай, Красильниковлар гаиләсендәге һәр бала матур итеп татарча сөйләшә белә.
– Җәмәгатем Галина гына татарчаны өйрәнеп җитә алмый әле. Аңлавын аңлый, әмма тулы җөмлә төзеп җавап бирә белми. Балаларга татар теле дәресләре дә кергәнлектән, бу яклап миңа бераз авыргарак туры килә инде. Чөнки татар теле буенча өй эшләрен башкаруларын мин контрольдә тотам, – ди Владимир.
– Ә сез мәктәптә ничек аралашасыз соң? – дип сорыйм малайлардан.
– Кем белән аралашуга карап инде, – дип елмаялар. – Кирәк икән, татарча сөйләшәбез, кайчак русчага күчәбез, – диләр. Өйләрендә дә күпчелек русча сөйләшәләр.
– Удмуртчаны барысы да белеп бетерми әле. Зурлары Алеша белән Миша сөйләшә беләләр. Калганнары бераз аңлыйлар гына. Әмма мин бөтен балаларыбызның да туган телләрен белү яклы, Үз вакытында мин өйрәнә алдым бит. Алар да өйрәнерләр, – ди гаилә башлыгы, икеләнүгә урын калдырмыйча.
Татар авылын үз итеп яшиләр
Татар һәм удмурт сүзләре арасында бер үк төрле һәм охшаш яңгырашлылары бик күп, ди әңгәмәдәшем. Әйтик, бака, кыяр, вакыт, сандык, мескен, урам, начар кебек сүзләрнең татарча һәм удмуртча әйтелеше дә, мәгънәсе дә бер үк. Тузан (тузон), суган (сугон), абзар (азбар), песи (песәй), кишер (кешыр), әрәмә (арама), йорт (юрт), әни (анай), әти (атай) сүзләренең әйтелеше дә беразга гына аерыла.
– Татар телендә сөйләшкәндә гел уем белән туган телем белән охшаш сүзләрне барлыйм, – ди Владимир.
– Татар җырларын да яратып тыңлыйм. Галя да ярата. Кайберләре аеруча күңелгә ятышлы бит, – дип дәвам итә.
Татар милли бәйрәмнәрен һәм йолаларын хөрмәт итеп, татар концертларын да тамаша кылып, әнә шулай, татар авылын үз итеп яши бүген Красильниковлар гаиләсе.
– Балаларыбызның татар телен белүенә дә без бары тик сөенәбез генә. Күп тел белгән саен яхшырак бит, – диләр алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев