Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Армия

10 сыйныф укучыларын хәрби-кыр җыенына тантаналы рәвештә озаттылар

Армия хезмәте белән быел 52 егет танышачак

Башта укучылар мәктәпләрдә теория өйрәнгәннәр. Ә бүген аларны Сарапулдагы хәрби частька практик күнекмәләр булдырырга һәм ныгытырга озаттылар. Өч көн дәвамында алар армия тормышы белән яшәячәк.

Юлга кузгалыр алдыннан районның баш хәрби комиссары Илгиз Галиев алар белән инструктаж үткәрде. Тәртип, җаваплылык, үзара  аңлашып яшәү – алар хәрби җыенда иң кирәкле сыйфатлар.

– Хәрби хезмәт төшенчәсе теориясе бер төрле, ә практикада ул бөтенләй икенче. Хәрби хезмәттә сынау үзегез өчен дә кызыклы булыр, – дип тәмамлады хәрби комиссар чыгышын.

Хәрби җыен егетләр илебезне намус белән сакларга өйрәнсен өчен уздырыла.

– Бер-ике елдан егетләребез хәрби хезмәткә китәчәк. Җыенда өйрәнгәннәр армия хезмәтендә бик кирәк булачак, - диде хәрби җыен начальнигы Ринат Шакиров. – Ә җыенда катнашкан егетләргә армиядә күпкә җиңелрәк булачак, чөнки алар җыенда  тактик, строевой әзерлек узалар.

Җыен тәмамлангач анда катнашучыларга билгеләр куелачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев