Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Армия

Январь аенда 700дән артык Татарстанлылар Саклану министрлыгы белән контракт төзегән

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләү 2,2 миллион сумнан 2,8 миллион сумга кадәр арттырылды

 Татарстанда 2025 ел башыннан бирле 700дән артык кеше РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзегән. 

Бу хакта «Татар-информ»га Казанданы контракт хезмәтенә сайлап алу пункты башлыгы подполковник Андрей Козлов хәбәр итте.

 

«Быел, Ватанны саклаучылар елында, темпларны киметмибез. Контракт төзергә һәм Туган илгә хезмәт итәргә барырга теләгән һәркемгә ярдәм итәбез. Гыйнварда бездә 700гә якын кеше контракт төзеде», - дип сөйләде ул.

 

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләү 2,2 миллион сумнан 2,8 миллион сумга кадәр арттырылды.

Контракт төзеп хәрби хезмәткә китүче Татарстаннан 2,1 миллион сум; РФ Саклану министрлыгыннан 400 мең сум; ТР муниципалитетларыннан һәм предприятиеләрдән 300 мең сумга кадәр акча алачак. 

Яңа түләү һәм шартлар 2025 елның 1 апреленә кадәр гамәлдә булачак.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. 

Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 

Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: 8 (843) 221 44 52. 

Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 һәм 117 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Чыганак
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев