Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Аш-су

Сиксән биш яшендә дә бәлеш пешерә

Сәхрә авылыннан Өммениса апа ГАНИЕВА 85 яшендә дә камыр ризыклары пешереп шаккатыра.

  • Бәлеш пешерүне “бисмилла“ әйтүдән башлыйм. Пешергәндә “алты ит, алтмыш бәрәңге“ түгел, ә “алтмыш ит, алты бәрәңге“ пропорциясен кулланам.

Иң башта итне турыйм. Аннан суган турап, аны аерым савытка салып куям. Бәрәңгене әзерләп куйгач камырга керешәм. Камыр өчен бер аш чүмече җылымса суга шулкадәр үк сыек май салам. Бераз сода һәм тоз өстәп камыр басам. Камырны йомарлап куям һәм зур табакка ит, суган, бәрәңге, тоз салып болгатам. Камырны табага җәеп, табактан эчлекне салгач, өстенә ак май кисәкләре куям һәм бәлешне бөрәм.

Мин һәрвакыт бәлешне мичтә пешерәм. Йөзе килгәч, аш шулпасы салам. Сәгать ярымнан бәлеш әзер була. Һәрвакыт мактап ашыйлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев