Абрикостан кайнатма
Рецептны Исәнбай авылыннан Лилия Шәрипова тәкъдим итте
Абрикосларны юабыз, киптерәбез, төшләрен алабыз, үлчибез. Урталай кискәннән соң, ярты өлешләрне тагын ике-өчкә, бик эре булса дүрткә бүләбез.
Зур кәстрүлгә яки табакка салып 1 кило абрикоска 1,2 кило исәбеннән шикәр комы сибәбез. Шушы килеш төнгә калдырабыз.
Иртән кайнатырга куябыз. Кайнап чыкканнан соң болгата-болгата 5 минут кайнатабыз. Күбеген җыябыз. Вакыт чыкканнан соң кайнатманы газ өстеннән алабыз һәм суынганын көтәбез. Яңадан 5 минут кайнатабыз. Барысы бишәр минут өч тапкыр кайнатырга кирәк.
Кайнатманы банкаларга тутырабыз, салкын урында саклыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев