Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Аш–су осталары

Әгерҗедән Алинә Ногманова буш вакытын кухняда уздырырга ярата

«Ашарга пешерү – яраткан шөгылем», - ди ул

 Алинә укытучы-логопед булып эшли. 

 

«Эштән соң вакытны кухняда уздырырга яратам. Яңа рецептлар эзлим, экспериментлар уздырам, якыннарымны тәмле ризыклар пешереп сыйлыйм. Моннан өч еллап элек медовик тортын пешерүнең шушы рецептына юлыккан идем. Хәзер шуның буенча гына әзерлим». 

 

Камыр өчен: 

-100 грамм ак май 

-200 грамм шикәр комы 

-3 йомырка 

-3 аш кашыгы бал 

-2 чәй калагы сода 

-600 грамм он. 

Крем өчен: 

-200 грамм шикәр пудрасы 

-500 грамм 30-35 процентлы сливки 

-500 грамм каймак, ванилин.

Кәстрүлгә май, шикәр комы, йомырка, бал, сода салабыз. Уртача утта эретәбез. Плитәдән алып он өстибез һәм кайнар камыр ясыйбыз. Шар әвәләп пленка белән ябабыз һәм бер сәгатькә салкын урынга алып куябыз. Камырны алып 9 өлешкә бүләбез, 7-8әр минут коржлар пешереп алабыз. Һәрберсенә крем ягабыз. Өстенә корж вагы сибәбез.Торт әзер!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев