Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Аш–су осталары

Алма белән тозланган кәбестә

Бу ысул җиңел һәм аеруча тәмле була

Тозлау өчен 1 килограмм кәбестәгә 15-20 грамм тоз, 20 грамм шикәр комы алына. Бу ысул белән тозлаганда әчкелтем-тозлы кәбестә килеп чыга, ул артык тозлы да булмый.

Кәбестәне вак итеп турарга һәм, эмаль савытка салып, тоз, шикәр комы сибәргә. Кәбестәнең суты чыкканчы кул белән яхшылап уарга. Эчендәге орлыклары алынган алмаларны дүртәр кисәккә бүләргә, кишерне, керәнне вак кыргыч аша үткәрергә.

Барысын бергә кушып, яхшылап бутарга һәм ике сәгать бүлмәдә тотарга кирәк булачак. Аннан савыты белән салкын урынга куярга. Ике көн үтүгә искиткеч тәмле кәбестә әзер булачак.

Ул үзе үк бик файдалы витаминлы салат кебек. Аны икенче ашлар янына да куярга була.

Фото: https://ru.freepik.com/free-photo

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова, Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев