Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш–су осталары

Бәрәңге пәрәмәче пешерәбез

Бик җиңел һәм гади рецепт

Аш-су блогеры Илүзә Хөснетдинова социаль челтәрдәге сәхифәсендә кайнанасының бәрәңге пәрәмәче рецепты белән уртаклаша. Аның белән Интертат бүлешә.

Эчлек өчен бәрәңге боламыгы әзерләргә. Аны һәркем үзенчә ясый ала, тәмләткечләр дә өстәргә мөмкин.

Камыр өчен: 30 грамм атланмай, 50 мл кайнар су, 50 мл сөт (ярты чәшкә), 1 йомырка, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 чеметем тоз, 0,5 чәй кашыгы сода, 3 аш кашыгы үсемлек мае, 1 аш кашыгы майонез, 4-5 чәшкә он.

Барлык ингредиентларны кушып, йомшак камыр басарга. Вак җәймәләргә әзер эчлекне салырга, пәрәмәчләр ясарга.

Аннары табаны майларга, пәрәмәчләрне тезәргә. Духовкада 200 градуста 30 минут пешерергә. Кызарып пешкән пәрәмәчләрне эретелгән атланмай белән майларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев