Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш–су осталары

Чүпрәсез юка пешерү ЫСУЛЫ

Алия Мөхәммәтвәлиева рецепты

Хәзер дөрес туклану турында күп сөйлиләр. Чүпрә куллануны киметергә киңәш итәләр. Кефирда изелгән чүпрәсез юка – шундыйрак ризыкларның берседер, мөгаен.  Озак искерми дә әле ул. Икмәкне шуңа алыштыручылар байтак хәзер, дип яза Ватаным Татарстан.

Кирәк булачак: 300 г он, 250 г кефир, 3 тырнак сарымсак, 1 чәй кашыгы сода (өймичә), ярты чәй кашыгы тоз, бераз гына укроп, үсемлек мае яки атланмай.

Иләнгән онга сода салып болгатабыз. Кефирга тоз, вак тишекле угыч аша чыгарылган сарымсак, ваклап туралган укроп салып, барысын бергә катнаштырабыз. Содалы онны әз-әзләп салып, башта – кашык, аннан кул белән камыр изәбез. Кулга бераз ябышып торган, йомшак булырга тиеш. Камырны түгәрәкләп, пленка белән каплыйбыз һәм 30 минутка өстәлдә калдырабыз.

Шуннан соң камырны дүрткә бүләбез. Һәркайсыннан кабартма ясап, калынрак итеп җәябез. Табаны үсемлек мае яки атланмай белән майлап, манный ярмасы яки он сибәбез дә юкаларны салабыз. Өсләренә сөт сөртеп, һәркайсында өчәр тишем ясыйбыз (артык кабарып китмәсен өчен). 200 градуска җылытылган мичтә 20 минут пешерәбез. Пешеп чыккач, юкаларны үсемлек мае яки атланмай белән майлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев