Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Аш–су осталары

Җиләкле пирог

Рецептны Әгерҗедән Лилия Сабитова тәкъдим итте

Бу пирогны пешергәндә чия, карлыган, кура җиләге, груша кулланырга була. 

Камыр өчен: 180 грамм йомшартылган ак май, 0,5 стакан шикәр комы, 1 йомырка, 200 грамм он, 1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч. 

Эчлек өчен: 350-400 грамм кибет каймагы, ярты стакан шикәр комы, 2 йомырка, ванилин, чама белән җиләк-җимеш. 

Ак майны шикәр комы, йомырка кушып туглыйбыз. Он, камыр көпшәкләндергеч салып камыр басабыз. Эчлек әзерләнгәнче суыткычка куеп торабыз. 

Йомырканы шикәр комы белән күпертеп алабыз. Ванилин, каймак өстәп яхшылап болгатабыз. Масса сыек булса, 2-3 чәй калагы крахмал яки он кушып җибәрергә була. 

Майлы табага камырны тигезләп җәябез. Кырыйларын күтәртәбез. Аннан каймаклы массаны акрын гына камыр өстенә агызабыз һәм җиләкләрне тезеп чыгабыз. 

Пирог 200 градуска кадәр җылытылган мичтә 30-35 минут пешә. 

Чәйләрегез тәмле булсын!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев