Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш–су осталары

Кәбестәне дөрес итеп тозлау серләре (РЕЦЕПТЛАР)

Витаминнар һәм файдалы матдәләр саклана

Дөрес итеп тозланган кәбестәдә генә витаминнар һәм файдалы матдәләр саклана.

Киңәшләр:
1.    Тозлау өчен кәбестәнең соң өлгерә торган сортларын алырга кирәк. Аның күчәне тыгыз, кетердәп тора торган, яфраклары ак һәм сусыл булырга тиеш. 
2.    Тозлагач, кәбестәне өйдә озак тотарга ярамый. Аны 2-3 көн бүлмә температурасында саклагач, салкын урынга алып куярга кирәк.
3.    Кәбестә тозланганда барлыкка килгән газларны чыгарырга онытмагыз. Көн саен кәбестә салынган савытка төрткәләп, һавасын чыгарып тору мөһим.  
4.    Кәбестә тулысынча тозлык белән капланган булсын. Хәзер күпләр кәбестәне 3 литрлы банкада тозлый. Бу очракта аның тар муены бастырык булып хезмәт итә. Әгәр кәстрүлдә, чиләктә, мичкәдә тозласагыз, авыр әйбер белән бастырып куярга кирәк. 
5. Тоз йодлы булмаска тиеш.

Хуҗабикәләргә
Кәбестә тозлыйбыз
1нче рецепт
Кәбестәне 1х1 сантиметр зурлыкта шакмаклап турыйбыз. Кишерне угычтан уабыз, сарымсакны ваклап турыйбыз. 3 литрлы банканың төбенә кишер, сарымсак, укроп орлыгы, аннан кәбестә салабыз да тыгызлыйбыз. Шул ук ингредиентларны чиратлап банка тулганчы тутырабыз. 
Өстенә 3 аш кашыгы тоз, 1 чәй калагы шикәр комы, тулганчы салкын су агызабыз. 
Бүлмә температурасында 2,5-3 көн тотабыз. Көнгә өч тапкыр – иртән, көндез, кич агач кашык белән банканың төбеннән үк һавасын яхшылап чыгарабыз. Аннан суыткычка куябыз. Бу “квашеный“ кәбестә була. 
Нәзилә БӘШӘРОВА. 
Әгерҗе шәһәре.

2нче рецепт 
3 литрлы банкага укроп орлыгы, туралган сарымсак салабыз. Кәбестәне банка авызына сыярлык зурлыкта турап тутырабыз. 
Рассол: 10 литр суга 1 кило тоз салып кайнатып чыгарабыз да банкаларга коеп иртәнгә кадәр өстәлдә калдырабыз. Суы кими, иртән тагын калган тозлы суны өстәп, салкынча урынга куябыз. Язга кадәр саклана. 
Раушания ЯППАРОВА.
Кичкетаң авылы. 

3нче рецепт
Кәбестәне турап банкага угычтан уылган кишер, сарымсак белән аралаштырып тутырабыз да, кайнар рассол салып капкачлыйбыз. 
Рассол: 1 литр суга 2 аш кашыгы тоз, 2/3 стакан шикәр комы, 0,5 стакан көнбагыш мае салып кайнатабыз да, 1 стакан тулар-тулмас уксус салып, банкага коябыз. 
Рәзидә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.
Иске Эсләк авылы. 

4нче рецепт
2 кило кәбестәне 3х3 сантиметр зурлыкта турыйбыз. 2-3 данә кишерне угычтан уабыз. 1 эре чөгендерне боҗралап турыйбыз. 
Рассол: 1 литр суга 2 аш кашыгы тоз, 1 стакан шикәр комы, берничә данә борчаклы борыч, 1 стакан көнбагыш мае салып кайнатабыз һәм 15 грамм уксус салып банкага коябыз. 
Сания КАҺАРМАНОВА.
Әгерҗе шәһәре. 

5нче рецепт 
5 литрлы чиләккә кәбестәне турап, 1 кишерне угычтан уып, 3 төш сарымсак, укроп орлыгы салабыз да өстенә кайнар маринадны коябыз. 
Рассол: 2,5 литр суга 3 аш кашыгы тоз, 0,5 стакан көнбагыш мае, 0,5 стакан уксус, 0,5 стакан шикәр комы салып кайнатабыз. 
Өстенә авыр әйбер бастырып куябыз. 
УРАЗМАНОВА.
Яңа Бәзәкә авылы. 

6нчы рецепт
3 литрлы банканың төбенә боҗралап туралган кишер, 1-2 төш сарымсак салабыз.  Кәбестәне эре кисәкләргә турап тутырабыз. Банка тулганчы  ингредиентларны аралаштырып салабыз. Өстенә рассол коябыз.
Рассол: 1,5-2 литр суга 10 чәй калагы тоз, 200 грамм шикәр комы, 100 грамм уксус салып кайнатабыз. Суы кимергә мөмкин, шуңа күрә өстәп торырга кирәк. 
Кичтән ясасаң, иртәнгә ашарлык була. Тәмле дә, озак та саклана.
Эльмира РӘСҮЛЕВА.
Кадыбаш авылы. 

7нче рецепт
Банкага кәбестәне турап тутырабыз да, өстенә угычтан уылган кишер һәм бер баш сарымсак салабыз. 
Рассол: 1,5 йә 1,2 литр суга 1 стакан шикәр комы, 1 стакан көнбагыш мае, 1-2 аш кашыгы тоз салып кайнатабыз да 1 стакан уксус өстәп банкага коябыз. 
Физалия ӘХМӘТОВА. 
Әгерҗе шәһәре. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев