Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш–су осталары

Каен суын ничек сакларга

Зәнфилә ГАРИФУЛЛИНА каен суын әзерләүнең ысулын тәкъдим итте

Каен суы составында шикәр, органик кислоталар, шулай ук калий, магний кебек минераль матдәләр, С һәм В витаминнары бар. Җәйгә кадәр саклап, челләдә куллану өчен Салагышның аш-су остасы Зәнфилә ГАРИФУЛЛИНА каен суын әзерләүнең менә мондый ысулын тәкъдим итте:

– Каен суын урманнан алып кайту белән яхшылап сөзәм һәм кәстрүлгә салып кайнатырга куям. Өстенә күбек җыела башласа, җыеп алам. Банкаларны стерильләштерү мәшәкатьле булганлыктан, мин үзем каен суы сакланасы банкаларга 100 грамм уксус салам да каплап озак итеп болгатам. Өч литрлы банкага 5-6 кашык шикәр комы, 2шәр телем әфлисун һәм лимон, бөреләнә башлаган каен ботагының 10 см озынлыктагы очын кисеп салам.

Каен суы кайнап чыгар дәрәҗәгә җиткәч, уттан алып банкаларга коям. Тимер капкач белән япкач, суынганчы яхшылап төреп тотам. Аннан салкын базда саклыйм.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев