Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш–су осталары

Кишерне маринадлау һәм кишердән чәй ясау ысулы

Гөлнара Галимуллина рецепты

Бакчачылар кишерне ала башлады. Һәр яшелчәне вакытында урнаштырып барсаң яхшы инде. Әгәр кишерләрнең матурларын кышка сакларга куйгансыз, ә вакларын, төрлечә бормаланып үскәннәрен нишләтергә белмичә баш ватасыз икән, бу рецептлар сезнең өчен, дип яза Интертат.

Мамадыш районы Олыяз авылында яшәүче Гөлнара Галимуллинаның пешермәгән, ясамаган нәрсәсе юк. Уңган хуҗабикәдән кишер маринадлау рецептын тәкъдим итәбез.

3 литрлы банкага: 3 аш кашыгы тоз, 5 аш кашыгы шикәр комы, 8-9 аш кашыгы аш серкәсе, тәмләткечләр. Банкаларга тәмләткечләрне һәм чистартылган кишерне тутырырга, кайнар су коярга, суы суынганчы тотарга. Берничә тапкыр шулай эшләсәгез була.

«Мондый кишер болай ашарга да, шулай ук ашларга салырга да тәмле була», – дип язган ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Кишердән чәй ясау өчен яшелчәне яхшылап юарга, эре угычтан уарга һәм киптерергә.

«Алдан яшелчә һәм җиләк-җимеш киптерә торган җайланмада киптердем, аннан сон духовкада 120°-130°та киптереп бетердем», – дип язган ул.

Комментарийларда чөгендердән дә шундый чәй ясап булганлыгын, ике яшелчә чәе дә бик тәмле булганын язганнар.

Фото: © Гөлнара Галимуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев