Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Аш–су осталары

Куян ите әзерлибез

Тәмле рецептлар белән уртаклашабыз

Куян түшкәсен өлешләргә бүләбез. Һәр кисәккә тоз, борыч сибеп ышкыйбыз да майланган табада ике ягын да кыздырып алабыз. Берничә бәрәңгене әрчеп, түгәрәкләп турыйбыз, тәмләткечләр, тоз сибеп табаның чит-читенә тезәбез. Кыздырган итне табаның уртасына салабыз, ярымбоҗралап туралган суган өстибез. Ит шулпасын майонез һәм каймак (1:1:1) белән болгатып, итле бәрәңге өстенә салабыз. Духовкада пешерәбез. 

Өй шартларында – колбаса
600 грамм итне иттарткычтан чыгарабыз. Шуңа 200 мл кайнаган су яки аш шулпасы, 3 тырнак сарымсакны ваклап, 2 йомырканың агын,1 чәй калагы тоз, шуның кадәр үк төелгән кызыл, кара борыч өстәп (азрак та кушарга мөмкин) яхшылап болгатабыз.
Әзер катнашманы махсус шприцка салып эчәге эченә тыгызлап тутырабыз. Баш-башларын җеп белән бәйләп куябыз.
Колбасаны кайнап торган суга салып 40 минут пешерәбез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев