Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш–су осталары

Лаваштан рулет рецепты

Тәмле булсын

1нче рецепт

Кирәк: лаваш, 4 пешкән йомырка, 300 грамм краб таякчыклары, 200 грамм каты сыр, 2 тырнак сарымсак, укроп, 200 грамм майонез, тәменчә тоз.
Краб таякчыкларын, укропны һәм пешкән йомырканы вак итеп турыйбыз, сырны, сарымсакны угычтан уабыз, тәменчә тоз салып, майонез белән туглыйбыз. Лавашка әлеге массаны җәябез дә тыгызлап рулет итеп төрәбез. Фольга яки пленка белән әйләндереп алып, 1-2 сәгатькә суыткычка куябыз. Соңыннан рулетны кисеп, табынга бирәбез.

2нче рецепт
 

Лаваш өстенә сарымсаклы майонез сылыйбыз. Шуңа майлы сардина консервысын чәнечке белән изәбез һәм җәябез. Вак угычтан сыр уабыз. Укроп турап сибәбез. Рулет кебек төрәбез. Табынга кисеп куябыз. 

3нче рецепт

Лавашка сарымсаклы майонез сылыйбыз. Салат яфрагы, кыяр, помидор, сыр – барысын да озынча юка итеп турап җәябез. Өстенә вак итеп турап укроп сибеп төрәбез. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев