Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш–су осталары

Майонезлы салатны күпме сакларга ярый?

Күпләр бу кагыйдәләрне белә

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш диетологы Виктор Тутельян сүзләренчә, майонезлы салатны ясагач ук суыткычта куйган очракта, 2 тәүлеккә кадәр сакларга ярый. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте, дип яза Интертат.

«Әгәр салатны ясадыгыз да суыткычка куйдыгыз икән, ул анда чама белән 2 тәүлек тора ала. Ясагач, өстәлгә куйсагыз, ул анда 6-7 сәг торса, аннары суыткычка куйсагыз, куркыныч ихтималы шактый», – ди ул.

Белгеч кисәткәнчә, дөрес сакланмаган ризыкларны ашау агулануга китерергә мөмкин. Ул майонезлы салатларны өстәлгә куйганнан соң 2 сәгать эчендә ашап бетерергә киңәш итә.

«Сәгать 2дә салат ясап, майонез кушып, җылыда өстәлгә чыгарып куйсагыз, начар әйберне көт тә тор. Бактерияләр тиз үрчи, споралар бөтен җирдә оча. Бу – бик куркыныч», – ди ул.

Тутельян сүзләренчә, күпләр бу кагыйдәләрне белә. Ләкин бәйрәм шаукымы һәм Яңа ел мәшәкатьләре белән, салатның җылыда күпме торган абайламый калалар, диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев