Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Аш–су осталары

Миләштән джем рецепты

Башта өшетеп алырга кирәк

Мамадыш районы Олыяз авылында яшәүче Гөлнара Галимуллина социаль челтәрдәге сәхифәсендә миләштән джем ясарга өйрәткән. Ул кайнатма ясар алдыннан миләшне өшетеп алырга киңәш итә, дип яза Интертат.

Ингредиентлар: 1,5 кг миләш, 2 кг шикәр комы, 2 әфлисун, 1 лимон, 1 стакан су. Барысын да иттарткычтан чыгарып, калын төпле савытта шикәр комы салып әйбәтләп болгатырга, газга куярга. Кайнап чыккач, сүрән утта 40-45 минут кайнатырга, болгаткалап торырга.

Әзер кайнатманы салкында сакларга.

Фото: © Гөлнара Галимуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев